О нас

Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 1990 ел оеша. Система Үзак китапханәне, Үзәк балалар китапханәсен һәм 18 авыл китапханәсен берләштерә. Аларда барысы 32 китапханәче эшли. Шуларның 20 се югары белемле, 12се махсус урта белемле.

     Китапханәләр бугенге көндә татар халык мәдәниятының үзәк һәм бай мирасханәсе булып тора. Алар барлык төр әдәбиятны, татар китабын һәм республика тормышына, халык язмышына кагылышлы әдәбиятны туплау, саклау һәм тарату белән шөгыльләнәләр.

 

История проекта

Безнең бай китап саклау мирасханәсенә тартынмыйча узыгыз. Һәм белегез, анда күп гасырлар дәвамында кешелекнең хакыйкатьне һәм матурлыкны аңлау юлындагы иң яхшы һәм гыйбрәтле үрнәкләре тупланган. Шулай ук акыл ияләренең уртак мөнәзәрә мәҗлесендә үзегезне чакырылмаган кунак итеп тоя күрмәгез, җаныгыз теләгән җирдән урын алыгыз. Менә шул чагында, төрле халыкларның төрле чорда иҗат иткән галимнәре, артистлары, тарихчылары, язучыларының гүзәлләрдән гүзәл мираслары белән күзгә күз очрашкач, мөмкинлекләрегезнең чикләрен тәгаен билгели алырсыз һәм Сезнең алда моңарчы күрелмәгән биниһая киңлекләр ачылыр. П.Корнель.