"Җирдәге якты Йолдыз"

13.05.2022 08:43

Йолдыз диләр, Йолдыз диләр,

   Ул нинди Йолдыз икән?

    Күктән һич тә эзләмәгез,

       Йолдыз ханым Шәрәпова

   Җирдәге Йолдыз икән!

11 май көнне Әтнә үзәк балалар китапханәсендә талантлы балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм “Бәллүр каләм” премияләре лауреаты, “Шәһри Казан”газетасы журналисты, күпсанлы китаплар авторы Йолдыз ханым Шәрәпова белән биктә көтеп алынган очрашу үткәрелде.