Йолдыз Шәрәпова белән очрашу кичәсе

05.04.2022 13:12

Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрәпова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туа.

Йолдыз – әдәби иҗатын тулысынча балалар дөньясына багышлаган каләм иясе. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.

Шагыйрә Йолдыз Шәрәповага тиздән 60 яшь тула. Балаларны юбилярның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Әдәби әсәр геройларының эш-гамәлләре үрнәгендә балаларда әдәплелек, кешелеклелек, олыларга ихтирам хисе тәрбияләү максатында үткәреләчәк чара.

 Үткәрелү вакыты: 9 апрель 2022 ел.  сәг. 14:00