26.01.2015 08:58
28 январьда сәг. 9.00 дә китапханәчеләрнең чираттагы җыелышы була.
01.12.2014 13:12
Авыл китапханәләреннән еллык отчетлар кабул итеп алдык. Гомуми нәтиҗәләр җыябыз. 12 декабрьдә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының еллык отчетын Милли китапханәгә һәм мәдәният министрлыгына тапшырабыз.
20.10.2014 12:19
24 октябрьдә, сәг.10.00дә Күңгәр авыл китапханәсендә "Кабак бәйрәме" була. Программада кабакларга күгәзмә, конкурс, кабактан пешергән тәм - томнар, уеннар, җырлар. Рәхим итегез!
07.10.2014 15:05
10 октябрь конне сәг.10.00дә Кулле-Киме авылы мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләренең еллык отчет җыелышы була.
23.04.2014 09:44
26 апрель сәг. 10.00дә Әтнә дәүләт драма театры бинасында, Г.Тукайның туган коне уңаеннан бәйрәм була. Кунакка якташ шагыйребез Фердинант Гайсин кайта. Барыгызны да көтеп калабыз.
19.02.2014 08:53
21 февраль конне, сәгать 11.00 дә Түбән Бәрәскә китапханәсендә, язучы, бакчачы Фарсель Зыятдинов белән очрашу була. Барлык әдәбият сөючеләрне дә көтеп калабыз.
20.01.2014 10:37
23 январьда сәг. 9.00 да китапханә хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы була. Көн тәртибендә 2013 елга йомгак ясау, алга планнар, Олы Мәңгәр китапханәсенең эш алымнары белән уртаклашуы.
18.11.2013 09:24
18 ноябрьдән авыл китапханәләреннән еллык отчетлар кабул итә башладык. Отчетларның графигы:
1 нче кон: Ары, К.Киме, Коморгуҗа, Күңгәр, Күшәр, Кышлау авыл китапханәләре.
2 нче көн: Әйшияз,Бәрәзә, Мәңгәр, Ю.Көек, Күәм, Чишмәле Сап, Яңа Шашы авыл китапханәләре.
3 нче көн: Бәрәскә, Түбән Коек,...
08.11.2013 09:08
11 ноябрьдә, сәг. 9.00дә китапханә хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы була. Кон тәртибендә еллык отчетларга әзерлек, Бәрәзә китапханәсенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
18.10.2013 10:24
25 октябрь сәг. 10.00 дә, Әтнә дәүләт драма театрының тамашалар залында, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Н.Гыйматдинова белән очрашу була. Очрашуга рәхим итегез!